Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Новосибирскида «Супер әби – 2026» конкурсы узды
Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәгендә ел саен үткәрелә торган «Супер әби – 2026» өлкә конкурсы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйге программасы дүрт этаптан торды. Беренче тур кысаларында катнашучылар жюри һәм тамашачыларга үзләренең биографик очеркларын тәкъдим итте һәм гаилә династияләре турында сөйләде. Икенче этап татар милли ашларына багышланган иде: конкурсантлар үзләре әзерләгән милли ризыкларны тәкъдим итте. Өченче турда җыр-биюле чыгышлар булды. Катнашучыларны иң дулкынландырганы дүртенче – сюрприз этабы иде. Аның барышында әбиләргә оныкларының балачактагы сөйләмен аңларга кирәк булды.
Берничә этаптан торган сайлап алу нәтиҗәләре буенча жюри финалга чыгучыларны билгеләде. Зәкия Панюкова (64 яшь, Отрадненское авылы) югары вокаль сәләтләре һәм артистлыгы өчен билгеләп үтелде. Гөлниса Ибраһимова (63 яшь, Новосибирск шәһәре) тамашачыларның күңелен яулаган халык җырын башкарды. Галия Апчелеева (63 яшь, Аул Бергуль авылы) балаларга мәдәни кодны тапшыру мөһимлеге турында номер тәкъдим итте һәм гаилә әгъзалары белән бергә бию башкарды. Шәмсенур Подмарёва (77 яшь, Новосибирск шәһәре) буыннар дәвамлылыгын күрсәтте: аның балалары, оныклары һәм оныкчыкларының күбесе Татар сәнгате студиясендә шөгыльләнгән.
Оештыру комитеты барлык катнашучыларның әзерлеге югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Шулай да, Гран-прига һәм «Супер әби» исеменә Шәмсенур Подмарёва лаек булды. Ул әзерләгән өч катлы пирог һәм «Ай былбылым» җыры барышында сәхнәгә туганнарының чыгуы тамашачыларны да, жюрины да әсир итте.
Катнашучыларны профессиональ жюри бәяләде. Аның составында Новосибирск өлкәсе губернаторы киңәшчесе, Новосибирск өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе президенты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әмир Гариев (жюри рәисе), Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәге директоры, Татарстанның атказанган мәдәният һәм сәнгать эшлеклесе Рауза Тихомирова, Новосибирск өлкәсе «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Алисә Тимеркаева һәм Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәге хезмәткәре Рузалина Кинебаева бар иде.
«Супер әби – 2026» конкурсы быел да төбәктә милли мирасны популярлаштыручы һәм өлкән буынга социаль ярдәм күрсәтүче төп мәйданчыкларның берсе булуын раслады.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз