news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Новосибирскида Себер татар яшьләре фестиваленә әзерләнәләр
Форум быел уникенче тапкыр татар мәдәниятенә һәм ана теленә битараф булмаган яшьләрне үзенә җыячак.
Скопировать ссылку
(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). 26-29 сентябрь көннәрендә Новосибирск өлкәсендә Себер татар яшьләре форумы узачак. Бу хакта өлкә татарлары милли-мәдәни үзәге хәбәр итә.
Форум быел уникенче тапкыр татар мәдәниятенә һәм ана теленә битараф булмаган яшьләрне үзенә җыячак. Чараның максаты - татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын татар яшьләре арасында популярлаштыру, яшьләр сәясәте өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу һәм элемтәләрне ныгыту.
Себер татар яшьләре форумында 16-35 яшьлек егетләр һәм кызлар катнаша ала. Россия төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән иҗат белән кызыксынучылар, яшь журналистлар, КВН уйнаучылар, галимнәр, спортчылар һәм татар иҗтимагый оешмалары активистлары җыелыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot