news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирскида Себер татар яшьләре фестивале узачак

Фестиваль быел тугызынчы тапкыр үткәрелә

(Новосибирск, 6 сентябрь, “Татар-информ”, Мәрьям Насыйрова) 22-25 сентябрь көннәрендә Новосибирскида IX Себер татар яшьләре фестивале узачак. Оештыручылар хәбәр итүенчә, фестиваль Себер яшьләрен берләштерү, татар милләтенең милли үзенчәлекләрен форлалаштыру, яшьләрне социаль-мәдәни эшчәнлеккә җәлеп итү максатыннан оештырыла.

Әлеге чарада Россиянең 11 төбәгеннән һәм Казахстаннан кунаклар катнашачак. Катнашучыларның яше 18-30 кадәр.

Новосибирск шәһәренең “Алтын йолдыз” татар яшьләре клубы җитәкчесе Руслан Мөхәммәтҗанов хәбәр итүенчә, фестиваль кысаларында татар теле, вокал, хореография, актерлык осталыгы буенча мастер-класслар эшләячәк. “Шулай ук тарих һәм дин буенча лекцияләр, “Киләчәктә татар милләтенең үсеше” дигән түгәрәк өстәл, милли уеннар, спорт чаралары оештырырга уйлыйбыз.

Быел фестиваль программасына беренче тапкыр “Тиз татар очрашулары”, “Йөзгә бер” уены кертеләчәк. “Татар бизәкләре” дигән чарада узачак. Монда делегатлар тулысы белән татар мохитына кереп чумачак, төрле милли уеннар, көрәш, кулинария остаханәләре һәм башка чаралар үткәрү планлаштырылган.

Беренче көнне һәр делегация катнашучыларга үз проектын күрсәтәчәк. Гала-концертта “Зәңгәр күл” ял базасында фестиваль барышында әзерләнгән “Алга!” флэш-мобы тәкъдим ителәчәк”.

Руслан Мөхәммәтҗанов сүзләренә караганда, ел саен фестивальдә катнашучылар саны арта. “Узган ел 70 кеше катнашса, быел 90 гариза кабул ителде”, – ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100