news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирскида «Себер Сабантуе» узды

«Себер Сабантуе» Новосибирск шәһәрендә яшәүче төрле милләт кешеләре бәйрәменә әверелгән.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Новосибирскида Себер федераль округы халыкларының Дуслык фестивале «Себер Сабантуе» узды.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, фестивальдә төрле мәдәни һәм спорт программасы тәкъдим ителгән.

Халык бәйрәм концерты караган, «Татар ишегалды буйлап сәяхәт» экскурсиясе, татар мәдәнияте күргәзмәсе, агачтан татар бизәкләре ясау буенча мастер-класс оештырылган. «Себер Сабантуе» Новосибирск шәһәрендә яшәүче төрле милләт кешеләре бәйрәменә әверелде, диелә хәбәрдә.

Бәйрәмне Новосибирск өлкәсе Мәдәният министрлыгы, шәһәр мэриясе, «Новосибирск өлкә татар мәдәни үзәге», «Новосибирск өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы оештырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100