news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирскида «Себер Сабантуе» төбәкара бәйрәме узды

Новосибирскида «Себер Сабантуе» төбәкара бәйрәме узды
Фото: tatar-congress.org

9 июньдә Новосибирск шәһәрендәге «Каенлык» мәдәният һәм ял паркында «Себер Сабан туе» бәйрәме узды. Чарада Новосибирск өлкәсе мәдәният министры урынбасары Владимир Деев һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сабантуй Новосибирск өлкәсендә иң якты бәйрәмнәрнең берсе. Безнең төбәк күпмилләтле һәм шуңа күрә бәйрәм һәрвакыт күп санлы кунаклар җыя, Себер халыкларын берләштерә һәм милләтара аралашуны ныгыта. Барлык катнашучыларга һәм кунакларга онытылмаслык мизгелләр һәм бик күп уңай эмоцияләр телим», - дип билгеләп үтте Владимир Деев.

Ел саен үткәрелә торган төбәкара бәйрәм программасында төбәк халкына концерт программасы тәкъдим ителде, анда Новосибирск өлкәсенең профессиональ һәм үзешчән сәнгать коллективлары татар костюмнары киеп чыгыш ясады. Моннан тыш, милли уеннар, мастер-класслар белән мәйданчыклар эшләде, традицион «Мисс Сабантуй» бәйгесе һәм милли ризыклар конкурсы узды.

Шулай ук спорт ярышлары узды. Ир – атлар Сабантуйның төп бәйгесендә – милли татар көрәшендә үзләрен күрсәтә алды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100