news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новосибирскида "Себер чәйханәсе" төрки халыклар дуслыгы фестивале узачак

Чара кунакларына тамак белән җырлау, милли уен коралларында уйнау, халык биюләре, һөнәрчеләр ярминкә-күргәзмәсе, милли ризыклар тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). 10 ноябрьдә Новосибирскида "Себер чәйханәсе" V Халыкара төрки халыклар дуслыгы фестивале ачыла, дип хәбәр итә "Российская газета".

Фестивальдә Татарстан, Үзбәкстан, Башкортстан, Алтай, Хакасия, Тыва, Казахстан, Якутия, Кыргызстан, Әзербәйҗан, Бурятия һәм башка төрки республикадардан иҗат коллективлары, мәдәният һәм фән эшлеклеләре, мәртәбәле кунаклар, шулай ук Новосибирскиның һәм шул исемдәге өлкәнең милли иҗтимагый оешмалары катнашачак.

Фестиваль кунакларына тамак белән җырлау, милли уен коралларында уйнау, халык биюләре, һөнәрчеләр ярминкә-күргәзмәсе, милли ризыклар тәкъдим ителәчәк. Чара  зур бәйрәм концерты белән тәмамланачак дип белдергән оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot