news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирскида программист өлкәннәр өчен балалар бакчасы ачкан

Пятковский сүзләренчә, Россиядә әлегә андый балалар бакчасы юк, АКШта гына бар.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Новосибирскта программист Евгений Пятковский шәһәрнең “Себер башкаласы” дип атап йөртелүче районында өлкәннәр өчен балалар бакчасы ачкан. Бу хакта РИА “Новости” хәбәр итә.

"Минем кызым балалар бакчасына бик теләп йөри. Без дә дусларым белән үзебезне бакчага йөргәндә бик бәхетле булганлыгыбыз турында фикер алыштык. Менә шуннан инде өлкәннәр өчен балалар бакчасы ачу фикере туды”-, дип сөйләгән Пятковский РИА “Новости”га.

Ул күп кенә кешеләрнең, гадәттә офис хезмәткәрләренең гадәти ритмнан үзгәрәк итеп ял итү өчен төрле квестларда, психологик тренингларда ктнашуын билгеләп үткән. Ә бу бакча, аның сүзләренчә, шуңа бик әйбәт альтернатива булып тора.

Пятковский сүзләренчә, балалар бакчасына килүчеләргә СССР вакытындагы бакчаларның традицион ризыгы - ботка, запеканкалар, какао тәкъдим ителә. " Олы балалар" белән элек эшләгән яки хәзерге тәрбиячеләр шөгыльләнә. Төркемнәргә яшь буенча ун кеше алына, алар җырлар башкарачак, пластилиннан әвәләп фигуралар ясаячаклар һәм башка шундый иҗади биремнәр булачак. Бакчада бер көн булу өч мең сумга төшә.

“Сез көнегезне телефонсыз күптән үткәрдегезме, яки күптән көндез йоклап алдыгызмы? Биредә барысы да бар һәм кешеләргә көнне болай үткәрү кызык булачак”,- дигән проект авторы. Бакча алдан язылу буенча эшли һәм әлегә анда көннәрен үткәрү теләген күбрәк 28 дән 40 яшькә кадәрге ир-атлар һәм 23 яшьтән 30 яшькә кадәрге хатын-кызлар белдергән.

Пятковский сүзләренчә, Россиядә әлегә андый балалар бакчасы юк, АКШта гына бар. Әлеге ир-ат планында шундый балалар бакчаларын Мәскәү һәм Санкт-Петербург калаларында ачу каралган.

Евгений Пятковский Новосибирскта коллектор агентлыкларының бурычлыларга шалтыратуларын блокировкалаучы "Антиколлектор" кушымтасын эшләтеп җибәрүе белән танылган кеше.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100