news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирскида өлешчә җимерелгән йорттагы 11 кешенең язмышы әлегә билгесез

Новосибирскида газ шартлау аркасында өлешчә җимерелгән йорттагы 11 кешенең язмышы әлеге билгесез, тагын 11 зыян күрүче – хастаханәдә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы шәһәр мэры Анатолий Локотька сылтама белән хәбәр итә.

«Йортта барлыгы 117 кеше теркәлгән, әмма нюанслар да бар – кайбер фатирлар арендага тапшырыла. Телефоннан шалтыратып кешеләрне эзләү дәвам итә. Әлегә 11 кешенең язмышы билгеле түгел, тагын шуның кадәре – хастаханәдә. Бере кеше һәлак булды», - диде ул.

Мэр 85нче мәктәп базасында кешеләрне вакытлыча урнаштыру пункты ачылуын искәртте. Хәзер анда 35 кеше урнаштырылган.

Линейная урамындагы биш катлы торак йортта җирле вакыт белән иртәнге сигезләр тирәсендә газ шартлады. Йортның ике подъезды, барлыгы 30 фатир җимерелгән. Җимерекләрне аралау эше дәвам итә. Коткаручылар җимерекләр астында өч кеше булырга мөмкин дип саный.

Тикшерү комитетының төбәк идарәсе иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү турында җинаять эше кузгатты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100