news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирскида Нәүрүз бәйрәмен үткәрделәр

Новосибирскида Нәүрүз бәйрәмен үткәрделәр
vk.com/tatarseber

Быел Новосибирскида Нәүрүз бәйрәменә өлкәдә яшәүче 14кә якын төрки телле халык җыелган. Бу күп милләтле төбәк буларак, Новосибирск шәһәренең һәм Новосибирск өлкәсенең уникальлеген ассызыклый.

Бәйрәмне Г.Д.Заволокин исемендәге Милли мәдәният йорты Новосибирск өлкәсенең милли-мәдәни оешмалары белән оештырды. Ул бәйрәмне үзендә кабул итте һәм барлык Татар мәдәнияте йортын берләштерде. Бу хакта «Себер татарлары» хәбәр итә.

Быел бәйрәм программасы бик бай һәм кызыклы булды. Иҗади коллективлар, милли җырлар башкаручылар чыгышы, сәнгать һәм кәсеп күргәзмәсе, милли ризыклар табыны, ярминкә, халык күңел ачулары булды. Шулай ук бай уен программасы (тир - пычак һәм балта ыргыту, аттракцион, сувенир тәңкәләр сугу һәм башкалар) тәкъдим ителде.

«Себерчә Нәүрүз - 2023» бәйрәме кысаларында татар үзәге «Татар ишегалды буенча сәяхәт» экскурсиясе үткәрде. Бәйрәм кунаклары татар өендә урнашкан татар мәдәнияте музеенда булды, татар йорты корылмалары белән танышты, шулай ук чын татар мунчасында булды. Анда килүчеләрне үлән чәе һәм тәм-томнар белән сыйладылар.

Бу көнне чарада катнашучыларның барысы да көнчыгыш мәдәниятенең милли колориты мохитенә чумды.

Бәйрәмгә килгән барча кунакларны пылау белән сыйладылар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100