Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Новосибирскида «Минем татар гаиләм» өлкә конкурсы узды
20 апрельдә Новосибирскида «Минем татар гаиләм» өлкә конкурсы узды. Конкурс 5 этаптан торды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Конкурста Новосибирск шәһәреннән Зәйнуллиннар гаиләсе, Кубышев шәһәреннән Рәхимовлар, Чановск районы Тебисс авылыннан Абдрахмановлар һәм Куйбышев районыннан Сунаровлар, Новосибирскидан Тимеркәевләр гаиләләре катнашты.
Беренче этапта чыгышларны «Безнең татар гаиләсе традициясе» визит карточкасында гаиләне татар гаилә традициясе кысаларында тәкъдим итү, татар телен белү, чыгышның оригинальлеге буенча бәяләделәр.
Икенче этапта татар мәдәнияте һәм традицияләре буенча «ЭТНОблеф» викторинасы иде. Татар мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен белү бәяләнде.
Аннан, татар милли ризыгы - тышкы кыяфәте, тәм сыйфатлары бәяләнде. Спорт конкурсында тизлек, җитезлек, көчкә игътибар юнәлтелде. Бишенче этапта иҗат номерлары яңгырады.
Гаиләләрнең чыгышлары 10 баллы система буенча бәяләнде.
Җыелган баллар саны буенча жюри бертавыштан I урынны Сунаровлар гаиләсенә бирде. II урынга Тимеркәевләр һәм Зәйнуллиннар гаиләләрен тәкъдим иттеләр. III урынны Рәхимовлар һәм Абдрахмановлар гаиләләре бүлешкән.
Конкурс үзе чын-чынлап гаилә бәйрәменә әверелде, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз