Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Новосибирскида өлкә Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Роза Тихомированың бенефисы узды
Новосибирскида өлкә Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Роза Тихомированың бенефисы узды
(Новосибирски, 4 апрель, «Татар-информ», Сания Мирхалиева). Новосибирски дәүләт филармониясенең концертлар залында өлкәнең Татар мәдәният үзәге рәисе һәм «Ләйсән» татар эстрада төркеме җитәкчесе Роза Тихомированың иҗат кичәсе узды. Аны Новосибирски өлкә татар мәдәният үзәге оештырып үткәрде.
Кичәдә катнашучылар һәм кунаклар Новосибирски өлкәсенең авыл-районнарыннан гына түгел, хәтта Татарстаннан, Анжеро-Судженски, Томски, Омски, Казакъстанның Семипалатински һәм Кызыл-Орда шәһәрләреннән дә булды. Шунысы да игътибарга лаек, Роза ханымны тәбрикләргә өлкәнең рус, украин, казакъ, әзәрбәйҗан һ.б. милли үзәкләр вәкилләре дә килгән иде.
Казакъстан кунагы, Семипалатински татар сәнгать мәктәбе директоры Габдулхак әфәнде Ахунжанов, форсаттан файдаланып, кичәдә катнашучыларны июнь аенда Семипалатинскида үтәчәк татар сәнгате фестиваленә чакырды.
Роза ханымны Бөтендөнъя татар конгрессы исеменнән хәзер Казанда иҗат итүче якташы, җырчы Закир Шаһбан җылы тәбрикләде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәхмәт хатын Роза ханыма комитет әгъзасы Мөдәррис Абакиров тапшырды. Кичә барышында тәбрикләүләр күп булды. Өлкә һәм шәһәр башлыклары исеменнән рәхмәт хатлары укылды, бүләкләр тапшырылды. Чөнки Роза ханым инициативасы белән оешкан “Ләйсән” эстрада төркеме Новосибирскида гына түгел, күрше-тирә төбәкләрдә, Татарстан һәм Казакъстан якларында да танылган. Шунысы да игътибарга лаек, Татар мәдәният үзәге үзенең эшләрен өлкә һәм шәһәр хакимиятләре белән килешеп, уртак тел табып алып бара. Аннан тыш үзәк төрле оешмалар белән тыгыз бәйләнештә тора, өлкәдә оештырылган барлык гомум чараларда да диярлек һәм бәйрәмнәрдә катнаша, андый чараларны еш кына үзе дә оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз