news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирскида композитор Нәҗип Җиһановка багышланган әдәби-музыкаль кичә булды

20 ноябрьдә Новосибирскида татар композиторы Нәҗип Җиһановка багышланган әдәби-музыкаль кичә булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичәне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Новосибирск өлкә татар мәдәнияте үзәгенең вокал һәм сәнгать түгәрәкләре җитәкчесе Людмила Гыйндуллина алып барды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Нәҗип Җиһановның тууына 100 ел тулу уңаеннан юллаган мөрәҗәгатендә мондый юллар бар: «Ул хаклы рәвештә татар халкының данлыклы уллары плеядасына керә, аның иҗаты татар милли музыкаль мәдәниятен үстерүдә яңа этап башлануын билгели. Заманча татар музыкаль сәнгатенең нигезен булдырып, Нәҗип Җиһанов югары профессиональ мәдәният һәм халык иҗаты казанышларын принципиаль яктан яңа дәрәҗәдә берләштерде. Нәҗип Җиһановның эшчәнлеге шулкадәр бөек һәм күпкырлы ки, бу аны Татарстанның гына түгел, тулаем алганда Россиянең дә XX гасыр музыкаль мәдәниятенең иң зур фигураларыннан берсе дип атарга мөмкинлек бирә».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100