news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Новосибирскида Казан планерчысының гомере өзелде
Анастасия Максимова планер спорты буенча Россия чемпионатына әзерләнгән
Скопировать ссылку
(Казан, 14 май, “Татар-информ”, Эмма Ситдыйкова). Новосибирски өлкәсендә Казан планерчысының гомере өзелде. 22 яшьлек Анастасия Максимова һәм аның Татарстаннан тагын өч коллегасы планер спорты буенча Россия җыелма командасы җыеннарында катнашкан.
ТР Үзәк аэроклубының планер отряды командиры Михаил Бизенков хәбәрчегә белдергәнчә, бәхетсезлек очрагы кичә килеп чыккан. Кыр буйлап барган кызны җиргә төшеп килүче планер бәреп киткән. Алган җәрәхәтләрдән Анастасия шунда ук һәлак булган.
Спортчы шөгыльләнгән ТР Үзәк аэроклубында әлеге фаҗига турында шулай ук кичә белгәннәр. Клуб хезмәткәрләре шок хәлендә калган. Планеризм тарихында мондый мәгънәсез очракларның булганы юк иде әле, ди алар.
Михаил Бизенковның сүзләренә караганда, Настя күкне яраткан. ТР Үзәк аэроклубына ул игезәк апасы белән бергә 16 яшендә шөгыльләнергә килгән. Сәләтле, тәртипле укучы булган. Россия чемпионатларында медальләр белән бүләкләнгән. Ул планер спорты белән җитди рәвештә шөгыльләнергә ниятләгән.
Анастасия Максимова планер спорты буенча Россия җыелма командасы составында булган. 2011 елда яшүсмерләр арасында узачак дөнья чемпионатында катнашырга әзерләнгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2