Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Новосибирскида III Татар хатын-кызлары форумы ачылды
Бүген, 20 ноябрьдә, Новосибирск шәһәре Татар мәдәни үзәгендә III Новосибирск өлкәсе татар хатын-кызлары форумы тантаналы рәвештә ачылды. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге «Новосибирск татарлары» төркеме хәбәр итә.
Новосибирскида инде өченче тапкыр туган телне, гореф-гадәтләрне һәм татар халкы мәдәниятен саклау кебек мөһим миссия белән яшәүче хатын-кызлар җыела. Форум Россия халыклары бердәмлеге елында уза, һәм бу аеруча символик мәгънәгә ия: нәкъ менә хатын-кыз гаилө учагын саклый, балаларга мәдәни кодыбызны, телебезне һәм гореф-гадәтләребезне тапшыра.
Бу көнне Колыван, Чаны, Куйбышев районнарыннан, Бердск һәм Новосибирск шәһәрләреннән килгән форум катнашучыларын мактаулы кунаклар котлаган һәм сәламләгән. Сәламләү сүзе белән «Новосибирск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы президенты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Әмир Гәрәев һәм Новосибирск Татар мәдәни үзәге директоры, атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы артисты Рәүзә Тихомирова чыгыш ясаган.
Катнашучыларны шулай ук Новосибирск өлкәсе Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты рәисе, «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операцияне яклау фонды җитәкчесенең урынбасары Наталья Курина сәламләгән. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Кадрия Идрисованың видео мөрәҗәгате яңгыраган.
Форумны ачу тантанасы матур музыкаль номерлар белән үрелеп барган.
Алга таба катнашучыларны бай программа көтә: мастер-класслар, тренинглар, лекцияләр, «Алтын хатын» һәм «Милли бизәк — 2026» конкурслары, татар гаиләсендә мәдәни кодны саклау турында түгәрәк өстәл һәм форум резолюциясен кабул итү.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз