news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирскида II Бөтенсебер бәйгесендә иң оста Коръән укучыны ачыкладылар

Конкурста катнашучылар арасында Новосибирск, Красноярск, Иркутск, Томск, Казан шәһәрләреннән, хәтта Африканың Сомали дәүләтеннән дә тәҗрибәле коръәнхафизлар бар иде.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). 15 мартта Новосибирскиның «Ихлас» мәчетендә (Фрунзе урамы, 1а) II Бөтенсебер Коръән укучылар бәйгесе узды.

Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бәйгене Новосибирск шәһәре һәм өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте оештырган.

Конкурста катнашучылар арасында Новосибирск, Красноярск, Иркутск, Томск, Казан шәһәрләреннән, хәтта Африканың Сомали дәүләтеннән дә тәҗрибәле коръәнхафизлар бар иде.

Новосибирск шәһәре һәм өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рафаил хәзрәт Сөләйманов билгеләп үткәнчә, конкурста катнашучылар саны узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр диярлек арткан. I Бөтенсебер Коръән укучылар бәйгесендә 19 кеше катнашса, икенчесендә инде аларның саны 35кә җиткән.

«Конкурс Себер төбәге вәкилләрен генә колачлап калмады, ә гомумроссия, хәтта өлешчә халыкара вакыйгага әверелде. Сомали кунаклары үзләре оештыру комитеты белән элемтәгә кереп, бәйгедә катнашырга теләп заявка бирде», - дип хәбәр итте ул.

Быел конкурс өч номинация буенча үткәрелде. Беренче номинация - Коръәннең тулы текстын яттан уку (профессиональ хафизлар), икенчесе – ун җүзне күңелдән уку, өченче номинация (анысында балалар катнаша) — Коръән текстын кәгазьдән уку.

Шунысын да искәртик: өченче номинациядә 15 яшькә кадәрге малайлар һәм үсмерләр катнашты, иң яшь конкурсантка нибары дүрт яшь тулган иде. Беренче номинациядә (Коръәннең тулы текстын яттан уку) Мөхәммәджовид Ибраһимов – беренче, Равшан Шодмони – икенче, Хамрозиддин Фәйзуллоев өченче урынга лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100