news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирскида федераль Сабан туен ике көн бәйрәм итәчәкләр

Федераль Сабан туен уздыруда быел Татарстанның Түбән Кама районы хакимияте ярдәм күрсәтә.

Новосибирскида федераль Сабан туен ике көн бәйрәм итәчәкләр
архив/Салават Камалетдинов
(Казан, 25 май, "Татар-информ"). Новосибирскида федераль Сабан туен ике көн бәйрәм итәчәкләр. Язгы чәчү тәмалануны җирле милләттәшләр 8-9 июнь көннәрендә билгеләп үтә. Бу хакта Новосибирск шәһәренең рәсми сайтында хәбәр ителә. 
 
Бәйрәм чаралары 8 июнь көнне каланың ипподромында ат чабышлары, авыл хуҗалыгы күргәзмәсе һәм Татарстан Республикасы артистлары чыгышы белән башланачак. 
Кич исә шулай ук Татарстан сәнгать әһелләре А.М. Кац исемендәге концертлар залында чыгыш ясар дип көтелә. 
 
Төп чаралар 9 июньгә билгеләнгән. Милли бәйрәмне уздыру мәйданы итеп шәһәрнең яр буе сайланган. 
 
Федераль Сабан туен уздыруда быел Татарстанның Түбән Кама районы хакимияте ярдәм күрсәтә. Шуңа да, традицион уеннар, җыр-биюләрдән тыш, быелның төп Сабан туенда түбәнкамалылар да сәхнә тотачак.
  
  • Сабан туе Россиянең 50дән артык төбәгендә, 30дан артык чит илдә уздырыла. Федераль Сабан туенда илебезнең барлык регионнарыннан да вәкилләр катнаша. 2003 елда милли бәйрәм ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән иде. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100