news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирскида федераль Сабан туен ат чабышлары ачты

Быел федераль сабан туе ике көн рәттән уздырыла.

Новосибирскида федераль Сабан туен ат чабышлары ачты
Владимир Васильев

(Новосибирск, 8 июнь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бүген Новосибирскида федераль дәрәҗәдәге Сабан туе башланды. Былтыргы еллардан аермалы буларак, быел ул ике көн рәттән үткәрелә. Беренче көнендә, ягъни бүген, шәһәр ипподромында Новосибирск губернаторы призына ат чабышлары уздырыла. Иртәгә исә Обь елгасы яры буенда традицион бәйрәм оештырылачак.

"Новосибирскига федераль Сабан туен кабул итү бәхете татыды. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен данлау белән бәйле милли бәйрәмне үзебездә уздыру бик мөһим", - дип сәламләде Сабан туеның рәсми ачылышына һәм ат чабышына җыелган кунакларны Новосибирск өлкәсе губернаторы урынбасары Александр Дубовицкий.

Татарстан Республикасы халкы һәм җитәкчелеге исеменнән җыелган халыкны ТР Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев сәламләде. "Быелгы федераль сабан туен Новосибирскида уздыру турында сөйләшүләр килешү белән тәмамланды. Моның өчен Новосибирск өлкәсе губернаторына зур рәхмәтебезне җиткерәбез", - диде Шәйхразиев.

Ул федераль Сабан туен оештыруда катнашкан Түбән Кама районына да рәхмәтләрен җиткерде, аларның бу эшне югары дәрәҗәдә башкаруын әйтте.

Милли Шура рәисе шулай ук Сабан туен ат чабышы белән уздыруның мәгънәсен аңлатты. "Ат ул татар халкының символы булган көч тә, мәдәният тә, тормыш рәвешен гәүдәләндерүче билге дә", - диде ул.

  • Новосибирскидагы федераль Сабан туена Россиянең 29 регионыннан һәм Казахстаннан 500гә якын татар делегаты килгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100