Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Новосибирскида «Дуслар» вокаль ансамбленең 5 еллыгына багышланган концерт булды
Новосибирскиның Татар мәдәнияте йортында «Новосибирск өлкә татар мәдәнияте үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең иң яшь коллективларыннан берсе - «Дуслар» вокаль ансамбленең 5 еллыгына багышланган концерт булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Концертта ансамбльдә катнашучылар башкаруында халык һәм заманча җырлар яңгырады. Коллективның җитәкчесе Динара Сабирова әйтүенчә, ансамбльдә катнашучыларның барысы да үзара дус һәм бу аларга иң яхшы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Биш ел дәвамында коллективның составы да, башкару осталыгы дәрәҗәсе дә шактый үсеш кичергән. Күп кенә тамашачылар ансамбльгә йөрүчеләр өчен татар музыкасы төп эш түгел, ә хобби һәм яраткан эш булуына гаҗәпләнүен белдерде.
Коллектив өлкә, төбәк, Бөтенроссия һәм халыкара вокаль конкурсларда күп тапкырлар лауреат булган. Төрле масштабтагы (шәһәр һәм төбәк) чараларда катнашкан. Ансамбль - Новосибирскида гына түгел, шәһәрдән читтә уза торган Сабан туйларының да бизәге.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз