news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирскида «Дуслар» ансамбле һәм «Сәлам» балалар студиясе яңа төркемнәр җыя

Новосибирскида  «Дуслар» ансамбле һәм «Сәлам» балалар студиясе яңа төркемнәр җыя
Фото: https://vk.com/tatarseber

Новосибирск шәһәренең «Дуслар» вокаль ансамбле һәм «Сәлам» балалар вокал студиясе яңа төркемнәр җыю турында игълан итә. Бу хакта Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәгенең ВКонтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә язалар.

Җырларга яратучылар, уңайлы шартларда тавышын ачарга, татар халык җырларын һәм заманча көйләрне башкарырга теләүчеләрне әлеге төркемнәрдә көтәләр. Төркемдә шөгыльләнү бушлай.

«Син бик тә җырларга яратасыңмы? Тавышыңны һәм ишетүеңне кулай һәм уңайлы шартларда яхшыртырга телисеңме? Үз мәдәниятеңне яратасың һәм татар халык һәм заманча җырларны башкарырга телисең икән, ул вакытта безгә кил!» – диелгән хәбәрдә.

Төркемнәр 4 ел бергә җырлый, төрле сәхнәләрдә ялгыз башкаручылар да бар, ансамбль белән дә чыгыш ясыйлар, гастрольләргә йөриләр.

Дәресләр атнага 2 тапкыр узачак: «Дуслар» вокаль ансамбле чәршәмбе (яки пәнҗешәмбе 18.00 - 20.00) һәм якшәмбе (15.30 - 17.30) көннәрендә;

«Сәлам « балалар вокаль студиясе (10 яшьтән өлкәнрәк) атнага бер тапкыр — якшәмбе көнне (14.00 -15.00 сәгатьтә).

Төркемнәргә яздыру тыңлап караганнан соң гына. Адресы: Алейская урамы, 16. Татар мәдәнияте йорты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100