Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Новосибирскида Бөек Җиңүгә һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган ифтар узды
16 мартта Новосибирск шәһәре һәм өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте беренче Өлкә ифтарын үткәрде. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган ифтар РФ мөселманнары Диния нәзарәте химаясендә хәйрияче Сөләйман Кәримов акчасына ел саен оештырыла торган «Рамазан Кәрим» Бөтенроссия акциясе кысаларында узды. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада Новосибирск өлкәсенең тугыз районыннан мөселман җәмгыятьләре делегацияләре, өлкә һәм шәһәр хакимиятләре вәкилләре, Новосибирск өлкә хастаханәсе табиблары – барлыгы 250 кеше катнашты. Махсус хәрби операциядә катнашучылар ифтарның хөрмәтле кунаклары булды.
Ифтар кунакларына РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдиннең сәламләү сүзләрен Новосибирск шәһәре һәм өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рафаил Сөләйманов җиткерде. Ул Россия мөселманнары башлыгы, баш мөфти шәех Равил Гайнетдингә Новосибирск өлкәсе мөселманнары башкарган эшләргә даими кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәткәне өчен ихлас рәхмәтен белдерде. Рафаил Сөләйманов искәрткәнчә, шулай ук РФ мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Сөләйман Кәримов акчаларына үткәрелә торган «Хаҗ Кәрим» Бөтенроссия акциясе кысаларында төбәк мөселманнарына хаҗга хәйрия юлламалары бүлеп бирелгән. «Хаҗ Кәрим» акциясе буенча хәйрия юлламалары махсус хәрби операциядә катнашучыларга, һәлак булган солдатларның аналарына һәм ике аксакалга - Чаны районы һәм Карасук муниципаль округы имамнарына тапшырылды», - диде ул.
Новосибирск шәһәре һәм өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рафаил Сөләйманов Новосибирск мэры Максим Кудрявцев исеменнән «Махсус хәрби операциягә ярдәм күрсәткән өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз