news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новосибирскида балалар өчен Сөмбелә бәйрәме оештырылган

Нәниләр каршында Шүрәле, Бүре кебек әкият геройлары чыгыш ясаган.

(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Новосибирск өлкәсенең "Ак калфак" оешмасына йөрүчеләр балалар өчен Сөмбелә – уңыш бәйрәме оештырган. Билгеле булганча, татар хаын-кызлар оешмасы өлкәнең татар мәдәнияте үзәге каршында эшләп килә.

Сөмбеләдә балалар каршында Шүрәле, Бүре чыгыш ясаган, конкурслар оештырылган, "Мирас" балалар ансамбле концерт куйган.

"Бәйрәм онытылмаслык булды!" – диелә оештыручылар хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot