news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новосибирскида «Сабантуй» дип исемләнгән күргәзмә ачыла

5 июньдә Татар мәдәнияте йортында рәссам Александра Гунбинаның Сабантуй бәйрәменә багышланган күргәзмәсе ачыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Экспозиция милли киемнәр кигән биюче кызлар образлары, ат чабышы, милли көрәш, шау-шулы ярминкәләр һәм күңел ачулар күренешләре аша халык бәйрәменең рухын чагылдыра.

Күргәзмә 17:00 сәгатьтә ачыла. Кунакларны иҗади очрашулар, Сабантуй алдыннан фикер алышулар һәм бәйрәм кәефе көтә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot