Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Новосибирскида җәйге лагерь балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе белән тәмамланды
Новосибирскидагы «Ихлас» тарихи мәчете каршындагы җәйге мөселман лагере үз эшен төгәлләде. 1 июньнән бирле өч айга якын мөселман гаиләләреннән җитмеш бала һәм яшүсмер Ислам нигезләрен өйрәнде, Изге Коръән укыды. Балаларда традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр тәрбияләүгә зур игътибар бирелде. 23 августта актив укучылар сертификатлар алды. Биш иң яхшы шәкерткә кыйммәтле һәм файдалы бүләкләр – планшетлар тапшырылды. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.
24 августта җәйге белем бирү программасының йомгаклау чарасы – Коръән укучылар конкурсы узган. Конкурста катнашучыларның иң кечкенәсенә биш, ә иң өлкәненә 13 яшь булган.
«Быел безнең лагерьдә изге китапны укырга өйрәнә генә башлаган кырык укучы булды. Алар хәтта «әлиф» хәрефен дә белми иде. Лагерь тәмамланганда аларның күбесе инде Изге Коръәнне гарәп телендә мөстәкыйль рәвештә укый ала башлады. Бу куандыра», - дип ассызыклады Новосибирск шәһәре һәм Новосибирск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рафаил Сөләйманов. Ул җәйге лагерьне тәмамлаучылар «Ихлас» мәчете каршындагы мәдрәсәдә Ислам белемнәрен тулыландыруны дәвам итәр, дигән өмет белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз