news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирск җырчылары Семей шәһәрендә татар сәнгате фестивалендә җиңү яулады

Новосибирск җырчылары Казахстан Республикасының Семей шәһәрендә узган XXV «Көзге Иртыш моңнары» Халыкара татар сәнгате фестиваленнән җиңү яулап кайтты. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә Новосибирск өлкә татар мәдәни үзәге хәбәрендә әйтелә.

«Вокаль ансамбль» номинациясендә «Сәлам» ансамбле лаеклы беренче урынны яулады. Бәйгенең жюри әгъзалары кызларның өч тавышка җырлавын югары бәяләде.

«Вокаль жанры соло» номинациясендә Камилә Хәлиуллина беренче урынны алды. Алсу Әминова шул ук номинациядә лауреат булды. Динара Сабирова һәм Әлмирә Гыйззәтуллина дуэты «Вокаль ансамбль» номинациясендә өченче урынга лаек булды.

«Вокаль коллективларны, солистларны һәм аларның җитәкчеләре Динара Шамил кызы Сабированы XXV «Көзге Иртыш моңнары» Халыкара татар сәнгате фестивалендә күрсәткән югары нәтиҗәләре белән чын күңелдән котлыйбыз!» - диелә хәбәрдә.

Казахстанның күренекле рәссамы Камил Муллашевка 80 яшь тулуга багышланган фестиваль 2024 елның 25-27 октябрендә Казахстанның Семей шәһәрендә узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100