Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Новосибирск татарлары «Яз килә!» концерты белән гастрольләргә чыккан
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Новосибирск өлкәсе татар мәдәни үзәге сәнгатькәрләр коллективы 15 апрель көнне «Яз килә!» дигән концерт программасы белән Куйбышев һәм Барабин районнарына гастрольгә чыкты, дип хәбәр итә Новосибирск өлкә татар мәдәни үзәге дәүләт оешмасы.

Фото: © «Новосибирск татарлары»
Коллектив Куйбышев шәһәрендә, шул районга караган Яргөл (Аул-Бергуль) һәм Барабин районының Бакчагөл (Новокурупкаевка) авылларында чыгыш ясый.

Фото: © «Новосибирск татарлары»
Татарстанның атказанган артисты Роза Тихомирова, «Ялкын» вокаль-инструменталь ансамбле (җитәкчесе Рәис Әүлияров), «Дуслар» вокаль ансамбле (җитәкчесе Динара Сабирова) һәм татар мәдәни үзәге җырчылары — Рәмзия Галиева («Сандугач» фольклор ансамбле җитәкчесе), Альмира Бирюкова һәм Әмир Минахудин башкаруында сәхнәдән татар халык җырлары да, заманча эстрада җырлары да яңгырый.

Фото: © «Новосибирск татарлары»
«Куйбышев һәм Барабин районнары тамашачысы артистларны бик җылы кабул итте, төрле буын кешеләре кушылып, үзләренә таныш җырларны җырлап утырды, дәртле көйләргә кушылып биеде», — дип яза чыганак.

Фото: © «Новосибирск татарлары»
Өлкәнең татар мәдәни үзәге коллективын озатып йөргән Марсиана Арзыкуловага, чараны оештыруда ярдәм иткән Әлфия Абдулова, Айна Байкова, Гөлнара Саликова һ.б. рәхмәтен белдерә, диелгән «Новосибирск татарлары» оешмасының ВК сайтындагы төркемендә.

Фото: © «Новосибирск татарлары»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз