news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирск татарлары «Супер әби - 2023» бәйгесенә чакыра

14 октябрьдә Новосибирскида Татар мәдәнияте йортында «Супер әби - 2023» өлкә бәйгесе була. Бу хакта Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәгенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемдә хәбәр ителә.

Конкурс татар халкының милли, мәдәни традицияләрен пропагандалауга ярдәм итү, яшь буынга гаилә кыйммәтләрен тапшыру, шулай ук өлкәннәрнең иҗади потенциалына ярдәм итү максатыннан үткәрелә, диелә хәбәрдә.

Программада визит карточкасы, татар халкының милли ашларын тәкъдим итү, иҗади номер каралган. Катнашучылар өчен өстәмә бәйге дә була. Барлык катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Гаризалар 7 октябрьгә кадәр кабул ителә.

«Конкурста катнашырга һәм татар мәдәнияте белән якынрак танышырга теләүчеләрне чакырабыз», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100