news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новосибирск татарлары Муса Җәлилгә багышланган кичә уздырды

Новосибирск Татар мәдәнияте йортында Ватанны саклаучылар Көнен бәйрәм итү кысаларында бөек шагыйрь-герой Муса Җәлил тормышына һәм иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Программада балалар татар сәнгате студиясенең балалары һәм ата-аналары, шулай ук «Илһам» әдәби клубында катнашучылар башкаруында Муса Җәлилнең татар һәм рус телләрендәге шигырьләре яңгырады.

«Мондый очрашулар безгә Муса Җәлилнең батырлыгы һәм үлемсез мирасы турында искә төшерә», диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot