news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новосибирск татарлары милләтара фестивальләрдә катнашкан

Новосибирск өлкәсенең Колывань бистәсендә «Ярминкә - 2023» өлкә милләтара фестивале һәм Кольцово шәһәр тибындагы бистәдә «Себер этнокварталы» музыкаль иҗат халыкара фестивале узды. Бу хакта Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәге «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә

Колывань бистәсендә өлкәнең Татар мәдәни үзәгеннән «Сандугач» фольклор ансамбле җитәкчесе Рәмзия Галиева һәм Татар мәдәни үзәге директоры Рауза Тихомирова катнашты.

Кольцово шәһәр тибындагы бистәдә «Дуслар» вокаль ансамбле мастер-класс үткәрде һәм концерт программасында чыгыш ясады, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot