news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирск татар яшьләре волейбол буенча ярышлар оештыра башлаган

Уенда төрле милләт вәкилләре катнаша ала.

(Казан, 6 апрель, "Татар-информ"). Новосибирск татар яшьләре волейбол буенча үзара ярышлар уздыра башлаган. Бу хакта җирле яшьләрнең "Алма" оешмасы хәбәр итә. 
 
Татар мәдәни үзәгенә йөрүчеләр беренче уенны 30 мартта үткәргән. Киләсе очрашу бүгенгә, 6 апрельгә билгеләнгән. 
 
"Уңай хис-кичерешләр, яңа танышулар булдырырга, уенда катнашырга теләүчеләр булса - рәхим итегез!", - диелә хәбәрдә. 
 
Уенда башка милләт вәкилләре дә катнаша ала. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100