news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирск Татар мәдәнияте йортында «Язгы очрашу» концерты булды

Новосибирск Татар мәдәнияте йортында «Язгы очрашу» концерты булды
Фото: https://vk.com/tatarseber

17 мартта Новосибирск Татар мәдәнияте йортында «Язгы очрашу» концерты узган. Бу хакта Новосибирск өлкә Татар мәдәнияте үзәге «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Программада Новосибирск Татар мәдәнияте үзәге Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе ансамбльләре башкаруында татар һәм рус җырлары яңгыраган. Алар арасында «Ялкын» вокаль-инструменталь ансамбле (җитәкчесе – Рәис Әүлияров), «Сәлам», «Дуслар» һәм «Ак чишмә» вокаль ансамбльләре (җитәкчесе – Динара Сабирова), ялгыз башкаручылар: Татарстан Республикасының атказанган артисты Роза Тихомирова, Рәис Әүлияров, Павел Юргаев, Динара Сабирова, Альмира Гыйззәтуллина һәм Гөләра Пикурның чыгышлары булган.

«Концерт патриотик һәм эчкерсез рухта узды», диелә хәбәрдә.

Программа режиссеры – ДинараСабирова. Тавыш режиссеры – Әсхәт Шәймәрданов. Кичәне Айсылу Шәймәрданова алып барган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100