news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирск спортчылары көрәш һәм билбаулы көрәш турнирында призлы урыннар алды

Узган ялларда Новосибирск спортчылары көрәш буенча Себер федераль округы чемпионатында һәм Томскида билбаулы көрәш (ирекле стиль) буенча Себер федераль округы беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Новосибирск өлкәсе татар мәдәни үзәге» төркемендә хәбәр ителә.

Ярышларда Россиянең 8 төбәгеннән 92 спортчы катнашты. Алар - Камчатка крае, Красноярск крае, Алтай крае, Хакасия Республикасы, Тыва Республикасы, Кемерово, Томск һәм Новосибирск өлкәләре.

Көрәш буенча Себер федераль округы чемпионатында 90 кг га кадәрге авырлыкта Иван Волков һәм 100 кг га кадәрге авырлыкта Станислав Бондаренко 1 урынны, 90 кг га кадәрге авырлыкта Рамир Очур 2 урынны алды.

Билбаулы көрәш буенча Себер федераль округы беренчелегендә 90 кг га кадәрге авырлыкта Иван Волков 1 урынны, 100 кг га кадәрге авырлыкта Станислав Бондаренко 2 урынны, 82 кг га кадәрге авырлыкта Шамил Агаян 3 урынны алды.

Яшүсмерләр арасында Себер федераль округы беренчелегендә 90 кг га кадәрге авырлыкта Рамир Очур беренче булды.

«Без спорчыларыбыз һәм аларның казанышлары белән горурланабыз. Хезмәтегез, үҗәтлелегез һәм җиңүгә омтылышыгыз өчен рәхмәт!» - диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100