news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новосибирск шәһәрендә татарча ял кичәсе үткәрәләр

«Дуслар арасында» дип исемләнгән бәйрәмгә бай программа әзерләнгән.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). 26 мартта 16.00 сәгатьтә Новосибирск шәһәрендә татарча ял кичәсе була.

Новосибирск татарларының «Вконтакте»дагы төркемендә хәбәр итүләренчә, мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган «Дуслар арасында» дип исемләнгән бәйрәмгә бай программа әзерләнгән. Анда мавыктыргыч уеннар һәм бәйгеләр, концерт программасы һәм биюләр кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot