news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новосибирск шәһәрендә татар яшьләренең Себер фестивале була

27 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр узачак фестивальдә 18 яшьтән 35 яшькә кадәр һәр татар кешесе катнаша ала.

(Казан, 19 август. “Татар-информ”). Быел 27-30 сентябрь көннәрендә Новосибирск шәһәрендә татар яшьләренең XI Себер фестивале булачак. Бу турыда Новосибирск татарларының социаль челтәрләрдәге аккаунтында хәбәр ителә.

"Фестиваль Новосибирск шәһәре Һәм Себердә яшәүче татар яшьләре тормышында төп чара булып тора", диелгән әлеге хәбәрдә.

Чарада 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге теләге булган һәр татар кешесе катнаша ала.

Программа проектында “Танышу кичәсе”, актерлык осталыгы буенча мастер-класслар, татар биюләре, декоратив-гамәли иҗат, кулинария, татар теле дәресләре һәм башка бик күп кызыклы чаралар каралган.

  • Фестивальнең учредителе булып Новосибирск өлкәсе мәдәният министрлыгы тора. Чараны Новосибирск өлкәсе татар мәдәнияте үзәге, Себер татарлары ассоциациясе, Новосибирск мэриясе, Татарстан мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе оештыра. 

news_right_1
news_right_2
news_bot