news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новосибирск шәһәрендә «Татар егете — 2020» өлкә конкурсы узачак

Катнашучыларга татар язучылары әсәрләре белән таныш булуын, татар теле һәм тарихын белүләрен дә күрсәтергә туры киләчәк.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). 16 февральдә Новосибирск шәһәренең Татар Мәдәният йортында «Татар егете — 2020» өлкә конкурсы узачак. Конкурста 15 яшьтән 25 яшькә кадәрге яшь татар егетләре, Новосибирск шәһәре һәм өлкәсе вәкилләре катнашачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс берничә этаптан торачак. Катнашучыларга татар язучылары әсәрләре белән таныш булуын, татар теле һәм тарихын белүләрен дә күрсәтергә туры киләчәк. Шулай ук алар бер татар шагыйренең әсәрен яттан укыячак.


news_right_1
news_right_2
news_bot