Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Новосибирск сәүдә үзәгенең түбәсе ишелүе видеога эләккән
Новосибирскида Первомайск районында ике катлы сәүдә үзәгенең түбәсе ишелү мизгеле видеога эләккән. Видеоны җирле телеграм-каналлар тараткан.
Өлкә прокуратурасы мәгълүматлары буенча, гадәттән тыш хәл Наумов урамы, 26 йортта булган. Сәүдә үзәгенең түбәсе һәм икенче катының конструкцияләре ишелгән. Җимерекләр астында кешеләр булган, шулай ук парковкаланган берничә автомобиль зыян күргән. Җимерелү мәйданы якынча 600 квадрат метр дип бәяләнә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эзләү‑коткару эшләренә керешкән, өемнәрне ачыклауга авыр техника һәм пилотсыз очкыч җәлеп ителгән. ТАСС мәгълүматлары буенча, җимерекләр астыннан өч кешене чыгарганнар: берсе урында һәлак булган, тагын икесе хастаханәгә барганда үлгән. Ике хатын-кыз җәрәхәтләр алган -берсен өенә кайтарып җибәргәннәр, икенчесен имгәнү һәм сыну белән хастаханәгә озатканнар. Коткаручылар мәгълүматлары буенча, җимерекләр астында башка беркем дә юк. Өемнәрне җыю төнлә дәвам итәчәк.
Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, ишелүнең башлангыч сәбәбе түбәдә кар җыелу булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз