Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Новосибирск шәһәрендә XIV Себер татар яшьләре фестивале була
15-18 сентябрь көннәрендә Новосибирск шәһәрендә XIV Себер татар яшьләре фестивале узачак. Аны Новосибирск өлкәсенең Мәдәният министрлыгы оештыра. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итә.
Фестивальне Новосибирск өлкәсе татар мәдәнияте үзәге, Новосибирск өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Россия татарларының Федераль милли-мәдәни автономиясе, «Себер татарлары ассоциациясе», «Идел» яшьләр үзәге гамәлгә ашыра.
Өч көнлек чара программасына вокал, бию, актерлык осталыгы буенча мастер-класслар, татар теле дәресләре, нәфис сүз сәнгате, татар тарихыннан лекцияләр, проектлар эшләү буенча гамәли семинарлар, «Төнге урам» уены, «Кайнар баш» татар интеллектуаль уены һ.б. кертелгән.
Фестиваль Новосибирск шәһәрендәге Татар мәдәнияте йорты территориясендә концерт белән тәмамланачак.
Фестивальдә Новосибирск өлкәсе районнары, Россия һәм Якын чит илләрдә яшәүче татар яшьләре катанаша. Алар арасында иҗат коллективлары, солистлар, КВН командалары, журналистлар, галимнәр, спортчылар, шулай ук татар иҗтимагый оешмалары активистлары бар. Чарага 16 яшьтән 35 яшькә кадәр яшьләр җыелачак, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз