news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новосибирск шәһәрендә Тукай һәм Җәлилгә багышланган әдәби кичә үтте

Новосибирск шәһәрендә Бөтендөнья Шигърият көнен билгеләп үттеләр. 21 март - Бөтендөнья шигърият көне. Бу календарьдагы дата гына түгел, бу – дөнья рифмалар белән, ә йөрәк илһам белән тулган көн, дип хәбәр итә Новосибирск өлкә татар мәдәни үзәге.

Куйбышев районы Бергул авылы мәктәбендә әсәрләре татар халкының зирәклеге символына әверелгән ике даһи Муса Җәлилнең тууына 120 ел һәм Габдулла Тукайның тууына 140 еллыгы уңаеннан «Җәлил белән Тукай – шигъриятнең ике кояшы» дигән әдәби кичә үтте. Аны рус теле һәм әдәбияты укытучысы Надия Хонанова һәм «Ак калфак» татар хатын – кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зөлфия Сунарова үткәрде.

Надия Хонанова шагыйрьләрнең дөнья әдәбиятындагы роле турында сөйләде. Муса Җәлил тормышына һәм иҗатына багышланган викторина үткәрде. Зөлфия Сунарова Габдулла Тукайга багышланган викторина үткәрде. Балалар үтенече буенча «Шүрәле» әкиятен сөйләде.

Театр түгәрәгенә йөрүче балалар Габдулла Тукайның «Кәҗә һәм Сарык» әкияте буенча өзек күрсәтте.
Очрашуда Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Татар сүзе яңгырый» халыкара конкурсында катнашкан укучыларга дипломнар тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot