news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новосибирск шәһәрендә татар аш-сулары бәйрәм-бәйгесе узачак

Новосибирск шәһәрендә 25 февральдә «Тук тамак» татар аш-сулары өлкә бәйрәм-бәйгесе узачак. Ул танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановка багышлана. Бу хакта Новосибирск өлкәсе татар мәдәни үзәге хәбәр итә.

Программада татар халык ашлары, бәйрәм концерты һәм Юныс Әхмәтҗановның тормыш юлы турында викторина, дип хәбәр итә оештыручылар.

Бәйге Новосибирск шәһәренең Алейская урамы, 16 йортта үткәрелә. Башлана 13.00 сәгатьтә. Керү ирекле.

«Тук тамак» татар аш-сулары — өлкәдәге иң яраткан бәйрәмнәрнең берсенә әверелде. Конкурста катнашырга һәм татар ашлары әзерләргә чакырабыз, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot