news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирск шәһәрендә Себер татар яшьләре юбилей фестивале була

14-17 сентябрьдә Новосибирск шәһәрендә XV Себер татар яшьләре фестивале узачак. Бу хакта Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәге ВКонтакте челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Фестивальгә Новосибирск өлкәсе Мәдәният министрлыгы нигез салган. Оештыручылар: Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәге; Новосибирск өлкәсенең Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе; Бөтендөнья татар конгрессы; Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы; Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, Россия татарларының Федераль милли-мәдәни автономиясе, «Себер татарлары ассоциациясе» төбәкара иҗтимагый оешмасы, «Идел» яшьләр үзәге.

3 көнлек чаралар программасына вокал, бию, актерлык осталыгы буенча мастер-класслар, татар теле дәресләре, КВНнан мастер-класс һәм КВН уйнау, «Төнге урам» уены, татар интеллектуаль уеннары һәм башка бик күп нәрсәләр кертелгән.

Фестиваль Новосибирск шәһәрендәге Татар мәдәнияте йорты территориясендә концерт программасы белән тәмамланачак.

Катнашучыларның яше 16 дан 40 яшькә кадәр, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100