news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирск шәһәрендә өлкәнең Татар мәдәни үзәге балалар өчен Рамазан бәйрәме үткәргән

Новосибирск шәһәрендә өлкәнең Татар мәдәни үзәге балалар өчен Рамазан бәйрәме үткәргән
Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәге

Новосибирск шәһәре Татар мәдәнияты йортында 23 апрель көнне балалар өчен Рамазан бәйрәме үткәрелде, дип хәбәр итә Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәге ВК сайтындагы үз төркемендә.

Бәйрәмдә Зиннур Габдрахманов балаларга ураза тоту һәм Рамазан гаете турында сөйләгән. Балаларның һәм әти-әниләрнең дингә, ураза бәйрәменә кагылышлы сорауларына җавап биргән.

Фото: © Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәге

Алия Хәмидуллина балалар өчен мастер-класс күрсәткән: агачтан ясалган брошкалар һәм значокларны буярга өйрәткән. Кемдер бер, кемнәрдер хәтта ике брошка яки значок буярга өлгергән. нәтиҗәдә, һәр бала үз кулы белән эшләгән бүләккә ия булган.

Фото: © Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәге

Балалар, 4 төркемгә бүленеп, тематик квестта көч сынаган. Табышмаклар чишкәннәр, шар шартлатканнар, яманнан яхшыны аерырга, урында ориентлашырга өйрәнгәннәр, очкычлар очырганнар. Җиңүче төркемнәр бүләккә ия булган.

Фото: © Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәге

Балалар өчен Рамазан бәйрәмендә әниләр өчен дә чара оештырылган: Зәлия Сатдарова аларга бавырсак пешерү буенча мастер-класс күрсәткән.

Фото: © Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәге

Бәйрәм ахырында һәр балага пәйгамбәрләр тормышы һәм тарихына багышланган китаплар тараталар. Чара милли ризыклар куеп әзерләнгән табын артында төгәлләнә.

«Чара барысына да бик ошады. Кич буе оештыручыларга әти-әниләрдән рәхмәт сүзләре килә торды», — дип яза Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәге.

Фото: © Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәге

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100