news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирск шәһәре Сабантуенда кунакларны пылау белән сыйлаячаклар

Новосибирск шәһәре Сабантуенда кунакларны пылау белән сыйлаячаклар
Салават Камалетдинов/архив

4 июньдә 12.00 сәгатьтә Новсибирск шәһәренең «Каенлык» мәдәният һәм ял паркында Сабантуй булачак.

«Себер Сабантуе» программасында ат парады, бүрәнәгә утырып, капчык күтәреп көрәшү, «Мисс Сабантуй – 2023» бәйгесе, армрестлинг, гер күтәрү, аркан тарту, көрәш һ.б. уеннар булачак. Шулай ук балалар мәйданчыгы, фотога төшү зонасы, ярминкә, остаханәләр эшләячәк. Кунакларны кайнар тәмле пылау белән сыйлаячакбыз. Сабантуй 18.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәге» директоры Рауза Тихомирова.

Быел Сабантуйда «Казан» бию ансамбленең чыгыш ясавы көтелә. Татарстан Республикасының халык артистлары - Алинә Шәрипҗанова һәм Рөстәм Закиров, Татарстан Республикасының атказанган артистлары - Сиринә Зәйнетдинова, Ләйсән Мәхмүтова, Вәис Бәйрәмов, популяр башкаручылар - Айзат Мәрдан, Рөстәм Насыйбуллин, Рафаэль Якупов һәм Ясмин кунакларга җырларын яңгыратачак.

Бәйрәмне оештыручылар: Новосибирск өлкәсе Мәдәният министрлыгы, Новосибирск шәһәре мэриясе, Новосибирск өлкәсе татар мәдәни үзәге, Новосибирск өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе, Бөтендөнья татар конгрессы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100