Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Новосибирск өлкәсенең Юрт-Ора авылында «Аулак өй» оештырганнар
Новосибирск өлкәсенең Юрт-Ора авылындагы «Татар утары» музей комплексы чәйханәсендә «Аулак өй» дип аталган күркәм татар кичәсе узган. Чараны өлкәнең «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы һәм «Илһам» әдәби клубы оештырган. Бу хакта Новосибирск өлкәсе «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы хәбәр итте.
Татарча аулак өй кичәсенә авыл хатын-кызлары җыелган. Алар җылы һәм дустанә мохиттә халык җырларын искә алып, аралашып, серләшеп утырган. Катнашучылар шулай ук татар халык биюләрен биегән һәм кызыклы конкурсларда зирәклек һәм көч сынашкан.
«Аулак өй» – ул бары тик күңел ачу чарасы гына түгел, ә гореф-гадәтләребезне саклау һәм яшь буынга тапшыруның бер коралы. Кичәдә катнашучылар татар халкының борынгы йолалары турында фикер алышты, үзләренең истәлекләре белән уртаклашты. Әби-бабаларыбыздан калган җырларның һәр юлында – халкыбызның моңы һәм рухи байлыгы чагылыш тапты», – ди оештыручылар.
Мондый очрашулар кешеләрне берләштерә, туган телгә һәм мәдәнияткә булган мәхәббәтне арттыра. Кичә ахырында кунаклар милли ризыклар белән сыйланып, чәй табыны артында рәхәтләнеп гәпләшкән. «Ак калфак» һәм «Илһам» клубы әгъзалары мондый матур традицияләрне алга таба да дәвам итәргә һәм авыл тормышын тагын да җанландырырга ниятли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз