Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Новосибирск өлкәсендә Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә «Тук тамак» татар аш-суы бәйгесе узган
Новосибирск өлкәсе Татар мәдәнияте йортында танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышланган «Тук тамак» VI өлкә татар аш-суы бәйгесе узган. Бу хакта Новосибирск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе каршындагы «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы хәбәр итә.
Фото: Новосибирск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе каршындагы «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы
Чара Новосибирск өлкәсенең Уба, Куйбышев, Колыван, Чан районнары татар иҗтимагый оешмалары вәкилләрен, Томск шәһәре делегациясен, шулай ук Новосибирск шәһәре иҗат коллективларын берләштергән. Катнашучылар жюри хөкеменә 42 төрле үзенчәлекле ризык тәкъдим иткән. Жюри тәкъдим ителгән ризыкларга, конкурс нигезләмәсе нигезендә критерийларга таянып, гадел бәя биргән. Чарада катнашучылар шулай ук үзләрен татар аш-суының тарихы һәм үзенчәлекләре турында викторинада сынап караган.
Барлык катнашучыларга татар милли аш-су традицияләрен саклау һәм үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәбез, диелә хәбәрдә.
Фото: Новосибирск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе каршындагы «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз