news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новосибирск өлкәсендә яңа мәчет ачтылар

Новосибирск өлкәсенең Чаново районының 100 еллык юбилее кысаларында яңа мәчет ачылды. Тантаналар Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Яңа мөселман гыйбадәтханәсе Кошкүл авылында тантаналы рәвештә ачылды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Изге Коръән аятьләре яңгырады. Тантананы Новосибирск шәһәре һәм Новосибирск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе имам-мөхтәсиб Рафаил Сөләйманов җитәкләде.

«Мәчет, чиркәү, синагога — болар барысы да Аллаһ йортлары. Кешеләр Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кыла алсын өчен, алар Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте һәм халык ярдәме белән төзелә. Адәм баласы бит Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу өчен яратылган», - диде ул.

Билгеле булганча, борынгы татар авылы Кошкүлгә 1680 елда нигез салынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot