Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Новосибирск өлкәсендә Урал артында яшәүче Себер татар яшьләре җыелачак
Новосибирск өлкәсендә зур чарага әзерләнәләр. Биредә Урал артында яшәүче Себер татар яшьләре өчен зур вакыйга – XVIII Себер татар яшьләре фестивале узачак. Ул быел 24-27 сентябрь көннәрендә «Яшел йорт» (Мирный бистәсе) ял базасы территориясендә һәм Татар мәдәнияте йортында үтәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестивальне гамәлгә куючы — Новосибирск өлкәсе Мәдәният министрлыгы, ә оештыручылар — Новосибирск өлкәсе татар мәдәни үзәге, Новосибирск өлкәсенең Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе һәм «Ак калфак» хәрәкәте. Проектка Татарстан Республикасы хакимияте, Бөтендөнья татар конгрессы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, Себер татарлары ассоциациясе һәм «Идел» яшьләр үзәге ярдәм күрсәтә.
Катнашучылар Новосибирск өлкәсе районнарыннан, Россия шәһәрләреннән һәм якын чит илләрдән җыелачак. Фестивальдә катнашучыларның яше 16 дан 35 кә кадәр. Делагацияләр составына иҗат коллективлары, җырчылар, КВН командалары, журналистлар, галимнәр, спортчылар һәм иҗтимагый оешма активистлары керәчәк.
Дүрт көнлек форум программасы белем бирү һәм күңел ачу чараларына бай булачак. Катнашучылар өчен актерлык осталыгы буенча мастер-класслар, татар теле, вокал һәм хореография дәресләре, шулай ук яшьләр сәясәте турында лекцияләр һәм дискуссияләр үткәреләчәк. Кичке чаралар бердәмлек уеннары, дискотекалар, флешмоб һәм фотозоналар эшен үз эченә алачак. Фестиваль ахырында иҗат коллективлары һәм Татарстан Республикасыннан чакырылган йолдызлар катнашынды гала-концерт булачак.
Мәйданчыклар эше нәтиҗәләре буенча бәйгедә катнашучылар истәлекле сувенирлар һәм дипломнар белән бүләкләнәчәкләр. Махсус бүләкне «СФТМ – 2026 иң яхшы делегаты» номинациясендә тапшырачаклар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз