news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новосибирск өлкәсендә ун кеше хәрби частьтән качкан

Новосибирск өлкәсенең Коченево бистәсендә ун хәрби хәрби частьтән качкан. Коченево районы башлыгы Евгений Антипов Telegram-каналында шул хакта хәбәр итте.

«Эчке эшләр министрлыгының Коченево районы буенча бүлеге мәгълүматларына караганда, ун кеше Коченево эшчеләр бистәсендә урнашкан часть территориясеннән чыгып киткән. 30 минут эчендә алар таксида Коченево эшчеләр бистәсе территориясеннән чыккан», - дип язган ул.

Ул билгеләп үткәнчә, качып китүчеләр район территориясендә җинаять кылмаган. Аларның дүртесе тоткарланган инде, дип яза «Татар-информ».

news_right_1
news_right_2
news_bot