Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Новосибирск өлкәсендә татар халкы традицияләре турында лекция узды
Ел саен үткәрелә торган «Мәдәни шимбә. Милли костюм: буыннарны бәйләүче» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Илһам» клубында татар халкының гореф-гадәтләренә багышланган лекция булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әдәби клуб җитәкчеләре һәм катнашучылары мәдәни мирас белән бәйле мөһим темалар турында фикер алыштылар. Язгөл Ногманова йолалар, гореф-гадәтләр һәм традицияләр арасындагы аермалар турында сөйләде, татар халкының төп йолаларына, шулай ук календарь, гаилә-көнкүреш һәм дини бәйрәмнәргә җентекләп аңлатма бирде.
Әлсинә Шәймәрданова милли костюм турында сөйләде, төрле халыкларның костюмнары арасында параллельләр үткәрде, күп халыклар өчен уртак булган костюм элементларына тукталды, аларның билгеләнешен һәм үзара охшашлыгын ачыклады.
Җыелышта катнашучылар сораулар бирделәр, гаиләләрендә нинди гореф-гадәтләрне хөрмәт итүләре һәм үтәүләре, илебезнең төрле почмакларында һәм аннан читтә яшәүче татарларның гореф-гадәтләре нәрсәсе белән аерылып торулары белән уртаклаштылар, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз