news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новосибирск өлкәсендә «Супер әби — 2026» бәйгесе узачак

Новосибирск өлкәсендә өлкән буын хатын-кызларының талантларына, гаилә традицияләренә һәм тормыш тәҗрибәсенә багышланган «Супер әби — 2026» бәйгесе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катнашучылар үзләре, гаиләләре һәм тормыш юллары турында сөйләячәк, татарның традицион ризыкларын әзерләячәк, шулай ук иҗади чыгыш тәкъдим итәчәк.

Бәйге дүрт этаптан торачак: «Үзең белән таныштыру», «Татар ризыгы», «Иҗади чыгыш» һәм өстәмә бирем. Соңгысының эчтәлеге сәхнәдә генә билгеле булачак.

Чараның төп максаты — гаилә һәм милли традицияләрне саклау һәм киләсе буыннарга тапшыру, шулай ук өлкән буынның татар җәмгыяте тормышындагы роленә игътибар җәлеп итү.

news_right_1
news_right_2
news_bot