news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирск өлкәсендә «Себер Сабан туе» була

Новосибирск өлкәсендә «Себер Сабан туе» була

Быел Новосибирск өлкәсендә узачак Сабан туена Татарстанның Буа районыннан кунаклар килүе көтелә. Алар зур концерт программасы әзерләгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

5 июньгә билгеләнгән «Себер Сабан туе»ның программасы милли киемнәрдән мәйдан буйлап узу, иҗади бию прологы, капчык сугышы, татар-башкорт көрәше, армрестлинг һәм гер күтәрү ярышлары, һөнәрчелек һәм аш-су буенча мастер-класслар, «Сабан туе гүзәле-2022» бәйгесе, Себер төбәге һәм Новосибирск өлкәсе шәһәрләре, Татарстан Республикасыннан килгән коллективлар башкаруында җыр-биюләрне үз эченә ала.

Моннан тыш, балалар анимация мәйданчыгы, фотозона һәм ярминкә-сату оештырылачак, шулай ук кызыклы кешеләр белән аралашырга һәм кайнар пылаудан авыз итәргә мөмкин.

Бәйрәмне Новосибирск өлкәсе Мәдәният министрлыгы, Новосибирск шәһәре мэриясе, Новосибирск өлкә татар мәдәнияте үзәге, Новосибирск өлкә төбәк татар милли-мәдәни автономиясе, Татарстанның Буа муниципаль районы хакимияте, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе, «Березовая роща» мәдәният һәм ял паркы администрациясе, Г.Заволокин исемендәге милли мәдәниятләр йорты оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100