news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новосибирск өлкәсендә «Милли бизәк» II өлкә дизайнерлар бәйгесе узачак

2026 елның 22 ноябрендә Новосибирск өлкәсендә татар мәдәниятенә багышланган күңелле һәм мөһим чара — «Милли бизәк» II өлкә дизайнерлар бәйгесе уза. Бу чара Новосибирск өлкәсе татар хатын‑кызларының III Форумы программасында урын ала һәм хатын‑кызның милли гореф‑гадәтләрне саклаудагы һәм үстерүдәге ролен ассызыклый. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Теләге булган һәркем катнаша ала: шәхси осталар, студияләр, иҗади берләшмәләр һәм коллективлар. Әгәр сез этностильдә кием, аксессуарлар яки бизәнү әйберләре ясыйсыз икән – бу сезнең эшегезне күрсәтү, профессиональ бәя алу һәм зур мәдәни вакыйганың бер өлеше булу мөмкинлеге, диелә хәбәрдә.

Номинацияләр:

  • татар киеме;
  • татар бизәнү әйберләре һәм аксессуарлары;
  • татар сәхнә (карнавал) костюмы.

Яшь категорияләре:

  • 16-25 яшь;
  • 26 яшьтән өлкәнрәк.

Җиңүчеләр I, II һәм III дәрәҗә дипломнар алачак. Һәр катнашучыга катнашучы дипломы биреләчәк.

Конкурсны Новосибирск өлкәсе Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Новосибирск өлкәсе татар мәдәният үзәге оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot